Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мондый бүләккә әниләребез, һичшиксез, куаначаклар!

Әниләребез - җирдә иң газиз, якын кешеләребез. Без тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз! Әниләр - өебезнең яме. Тиздән 8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә! Без кадерле әниләребез өчен бик тырышып бүләкләр әзерләдек - чәчкәләр ясадык. Безнең үз кулларыбыз белән ясаган кечкенә генә бүләкләребез өчен әниләребез бик...

Әниләребез - җирдә иң газиз, якын кешеләребез. Без тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз! Әниләр - өебезнең яме.

Тиздән 8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә! Без кадерле әниләребез өчен бик тырышып бүләкләр әзерләдек - чәчкәләр ясадык. Безнең үз кулларыбыз белән ясаган кечкенә генә бүләкләребез өчен әниләребез бик сөенер, дип уйлыйбыз.

Чәчәкләрне ясау өчен махсус таяклар, мамык уралган таякчыклар, гофрланган төсле кәгазьләр, төрле төстәге пластилиннар, ә ваза урынына - пластик стаканнар кирәк булачак. Пластилиннан кечкенә түгәрәк шарчыклар әзерлибез. Махсус таягыбызны гофрланган кәгазь белән әйләндереп алып, «яшел сабак» ясыйбыз. Шуңа пластилин шарыбызны «киертеп куябыз». Һәм шарчыкны мамыклы таякчыклар белән әйләндереп алабыз. Чәчәкләрне бер бәйләм итеп пластик стаканга урнаштырабыз.

Мондый бүләккә әниләребез, һичшиксез, куаначак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев