Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әкәмәт исемнәр

Исем - кешенең бизәге. Исемең үзеңнән алда йөрер. Бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Элек-электән үк барлык халыклар да исемгә, сабыйга исем сайлауга аеруча җитди һәм сак караганнар. Исем кешенең язмышын, холык-фигылен билгели, дигән ышану яшәгән. Заманнар үзгәргән саен, теге яки бу иҗтимагый-сәяси сәбәпләр аркасында, кулланылышка яңа ат-исемнәр килеп керә....

Исем - кешенең бизәге. Исемең үзеңнән алда йөрер. Бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Элек-электән үк барлык халыклар да исемгә, сабыйга исем сайлауга аеруча җитди һәм сак караганнар. Исем кешенең язмышын, холык-фигылен билгели, дигән ышану яшәгән. Заманнар үзгәргән саен, теге яки бу иҗтимагый-сәяси сәбәпләр аркасында, кулланылышка яңа ат-исемнәр килеп керә. Бу урында совет чорын искә алу да җитә: Револь, Люция, Трактор, Вил, Вилдан, Ленар…

Шөкер, бу этап та артта калды. Хәзерге көнебез яңа «әкәмәтләр» булдыра. Бүген татар җәмгыяте исем кушу буенча өчкә аерыла: берәүләр элеккеге, мәгънәле исемнәрне яңарта, икенчеләренә ни татарча, ни урысча кирәкми - чит телдән кергән сүз булсын, өченчеләре исә, гомумән, үзләре исем уйлап чыгара да куша. Ә нәрсә, бик җиңел бит. Сафина фамилиясендә басымны үзгәртәсең дә, менә дигән кыз бала исеме барлыкка килә. Хәзер ике кызчыкның берсе Сафинә! Киләчәктә әле Мусинә, Гатинә, Вафинә исемле кызлар да булыр, шәт.

Ну, шулай да, чит илдән кергән исенәргә җитми инде! Элина, Элиана, Эвелина, Амелия, Амалия, Камалия, Лиана, Лилиана, Лия, Аделина, Эмиль, Эмилия, Эльвина дип әйтүләре үзе ни тора! Күз алдыгызга китерәсезме, 50-60 елдан бөтен урам әбисе Эвелина да, Лиана булачак. Подъезд төпләрендә Әмәлияттәй белән Имилияттәй (бәлки, Әзәлияттәй белән Имиль карт) чөкердәшәчәк. Шул матур киләчәкне уйлап хәзер үк күңелле булып куя. Сезгә дә шулаймы ул?

Сүз уңаеннан, Лиана - грек телендә «кайгылы җыр» дигәнне аңлата. Тропик урманнарда үсә торган мыекчалы үрмә үсемлекне дә лиана дип атыйлар.

Эльвина - гарәп теленә ак тәнле («бледная») дип тәрҗемә ителә.

Эмиль - латинчадан «көндәш», «юл куймый торган» дигән мәгънәне белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев