Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Китаплар яңа ияләрен тапты

Китапларыгыз китап киштәсенә сыймый башладымы? Яисә аларны башка китапларга алыштырырга телисезме?

Китап алмашу - буккроссинг дип атала. Чаллыда буккроссинг өчен мәйданчыкларның берсе - «Метро» мәдәни-белем бирү платформасында. Ай саен диярлек анда «Иске китаплар ярминкәсе» үтә.

Чираттагысы 20нче декабрь көнне үтте. Ярминкә барышында без аны оештыручы шагыйрь Анатолий Ухандеев белән җәһәт әңгәмә корып алдык.

- Хәерле көн, Анатолий. Ничәнче тапкыр үтә инде мондый ярминкә?

- Исәнмесез. Санаганым да юк. 3 ел дәвамында бу ярминкәне даими үткәрәбез.

- Киләсе ярминкә кайчан булыр икән?

- Мөгаен февраль аенда булыр. Январь аенда безнең мөһимрәк вакыйга - «Иначе говоря»* китап кибетенә 3 яшь тула, шуны үткәрергә җыенабыз. 

- Халык күп киләме соң китаплар алмаштырыга? Кайдан белергә була ярминкә буласын?

- Кеше шактый. Көненә 200-400 кеше булганы да бар. Җәй көне без аны ачык һавада үткәрәбез бит. Ул вакытта халык бигрәк тә күп була инде. Үзенә күрә бер күңелле вакыйга бит ул, аралашу. Ярминкәнең буласын социаль челтәрләр аша, «сарафан радиосы» аша белә кешеләр. Шулай ук, безнең ярминкәгә даими йөрүчеләребез дә бар. Алар да мәгълүмат таратырга ярдәм итә.

- Алга таба ярминкәне киңәйтергә ниятегез бармы?

- 2021 елда иске китаплар гына түгел, яңа китаплар ярминкәсе үткәрү теләге дә бар. Бу шәһәр күләмендәге зур масштаблы китап ярминкәсе булачак. Монда инде иң яхшы нәшриятларның, иң яхшы замана язучыларының китапларын кайтарту, лекторийлар үткәрү теләге зур. Миңа калса, Чаллыга нәкъ менә шундый грандиоз заманча китап ярминкәсе җитми. Шушы темага аралашу, хәзерге заманның әдәби процессларын ачып күрсәтү җитми.

Тагын шунысы да гаҗәп тоела миңа - яңа китапларга караганда иске китаплар ярминкәсе нишләптер халык күңеленә күбрәк хуш килә. Бу бик үк дөрес түгел кебек. Чөнки хәзер бик сыйфатлы, яхшы эчтәлекле күп китаплар басыла. Ә чаллылылар бу турыда аз белә. Моны үзгәртәсе иде.

- Уңышлар сезгә, Анатолий. Бөтен хыялларыгыз чынга ашсын.

*«Иначе говоря» кибет-клубы балалар һәм яшүсмерләр өчен, шулай ук гаилә белән укыр өчен яраклы фантастика, нон-фикшн һәм башка жанрдагы китаплар, балалар һәм олылар өчен комикслар, график романнар тәкъдим итә. Шулай ук, монда китап сөючеләр бергә җыелып аралаша, язучылар белән очраша ала.

Китап сөючеләр - бер сәхнәдә. 

Хикмәтле «Кызыл китап»

Нәшрият, китап һәм мин!

Балаларга укыр өчен татарча 45 китап

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев