Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Киләсе җомга кайчан ул?

Кышлар әкәмәт булды бит быел, җәмәгать. Сонгы айда бер генә җепшек көн дә күрмәдек. Тундрада яшибезмени, чистый чукчага әйләнеп бетә яздык. Яра, кыш суык булырга тиеш инде ул. Кышкы салкын үзе бер рәхәт бит. Иртән уянып чыгасың, ә анда бөтен дөньяны ап-ак бәс сарган. Ул агачлар, ул электр чыбыклары, гомумән...

Кышлар әкәмәт булды бит быел, җәмәгать. Сонгы айда бер генә җепшек көн дә күрмәдек. Тундрада яшибезмени, чистый чукчага әйләнеп бетә яздык. Яра, кыш суык булырга тиеш инде ул. Кышкы салкын үзе бер рәхәт бит. Иртән уянып чыгасың, ә анда бөтен дөньяны ап-ак бәс сарган. Ул агачлар, ул электр чыбыклары, гомумән нәрсә бар, барысы да гүя ак мамыкка төренгән. Температура 30 С0 тан түбән булса да, гел салкын кебек тә түгел. Киемең калын, күңелең тыныч, өең җылы булса, рәхәтләнеп йөрмәле.

Яра, кышы кыш инде, язның бер ае узып китте, әле җылы көн күргән юк. Яз киләм дими, кыш китәм дими. Көн дә суык, көн дә буран, җитмәсә көн дә кар ява. "1 нче мартта чыпчык эчәрлек су булса, яз иртә килә", - диләр. Нинди чыпчык, чебен күзенә салырлык та су булмады быел март аенда. Әле аның кешеләре дә: "Киләсе җомгага җылыта икән!" - дип, кышны чыгардылар инде өметләндереп, ә хәзер язы да шулай үтеп китәр микән, "киләсе җомга"ны көтеп.

Ни дисәң дә табигать үзенекен итә инде: бар тарафка яз исе тарала, әкрен генә кары да кими. Ләкин күңел дигәне каядыр ашыга, уйлар каядыр кабалана. Аллаһ кушканнан узып, тизрәк карны эретеп бетерәсе, тирә-юньне яшеллеккә күмәсе килә. Ләкин.... ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты, сабыр гына "киләсе җомга" ны көтеп утырырга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев