Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

КИЛӘЧӘК – ЯШЬЛӘР КУЛЫНДА

Әлеге чибәр кыз кайсы җырчы, нинди «йолдыз» дип уйга калдыгызмы? Әйе, чып-чын йолдыз ул. Милли мәгариф системасының балкып килүче яшь йолдызы. Таныш булыгыз: Алия Илфак кызы Корбанова. Яр Чаллы шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Алия - Актаныш районы Кормаш авылы кызы. Яр Чаллы...

Әлеге чибәр кыз кайсы җырчы, нинди «йолдыз» дип уйга калдыгызмы? Әйе, чып-чын йолдыз ул. Милли мәгариф системасының балкып килүче яшь йолдызы. Таныш булыгыз: Алия Илфак кызы Корбанова. Яр Чаллы шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Алия - Актаныш районы Кормаш авылы кызы. Яр Чаллы педагогика университетын кызыл дипломга тәмамлап, бу уку елында гына һөнәри юлын башлаган яшь укытучы тиз арада 52 нче мәктәпнең йөзек кашына әйләнде. Үзе акыллы, үзе чибәр, үзе җитез, тырыш, сабыр. Баскан җирдә ут чыгара торган яшь белгеч ул!

- Алия, син - яшь кеше, шуңа да карамастан, чып-чын педагог. Балачактан ук укытучы булам дип хыялландыңмы?

- Беренче сыйныфка укырга килгәч үк, укытучы булу теләге туды. Үземнең беренче укытучым Эльмира апага карап соклана идем. Минем дә аның изге күңелле мөгаллим буласым килде.

- Әлеге һөнәрне сайларга нәрсә этәргеч булды? Ни дисәң дә, бөтен кеше дә булдыра ала торган хезмәт түгел бу.

- Бертуган энекәшемнең өй эшләрен эшләргә булыша идем, аңламаган темаларны өйрәтә идем. Һәм бу миңа рәхәтлек бирә иде. Туган телемне ярату туган тел укытучысы булуга этәрде.

- Югары уку йортын бетергәч тә, синең алда хезмәт юлын сайлау өчен берничә мәктәп ишекләрен ачкан. Ни өчен нәкъ менә 52 нче мәктәпне сайладың?

- Минем татар мәктәбендә эшлисем килде. Шуңа күрә 52 нче мәктәпкә татар теле укытучысы кирәк дигәч, уйлап тормыйча мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшүгә килдем.
4) Алия, ничек уйлыйсың, безнең чор мәгариф системасы, укытучылар, укучылар белән хәзергеләр аерыламы? Ничек?

- Хәзерге мәгариф системасына бердәм дәүләт имтиханнары, төп дәүләт йомгаклау аттестациясе килеп керү аны тулысынча үзгәртеп куйды. Укытучыларның төп максаты хәзер - укучыларны әлеге дәүләт имтиханнарына әзерләү, укучылар киләчәктә имтихан бирәсе фәннәренә игътибарны юнәлтәләр. Ләкин нинди генә чорда яшәсәк тә укытучының, мәгариф системасының максаты бер булып калырга тиеш, минемчә. Ул - республикабыз, җәмгыятебез өчен файдалы, кирәкле, белемле шәхесләр тәрбияләү. Чөнки илебезнең киләчәге - яшьләр кулында.
- Гомерен укытучы хезмәте белән бәйләргә җыенган яшь коллегаларыңа нинди киңәшләр бирер идең?

- Хәзер еш кына "укытучы хезмәте бик авыр" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган яшьләр куркып калырга мөмкин. Гомерен укытучы хезмәте белән бәйләргә җыенган яшь коллегаларыма шуны әйтәсе килә: "Бернәрсәдән курыкмагыз! Әгәр сез балаларны һәм үзегез сайлаган фәнне яратасыз икән, бернинди авырлыклар да сезне куркытмаячак!"
- Киләчәккә хыялларың?

- Минем хыялым - яхшы укытучы булу һәм матур гаилә кору.

-Уңышлар сиңа. Алия! Җылы әңгәмәң өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев