Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Киез итек бәйрәме

Чаллыда "Түбән Кама" милли паркында, урман буенда "Киез итек бәйрәме" узачак. Бәйрәм программасы шактый кызыклы. Анда һәркем үз һөнәрен күрсәтеп катнаша ала. Әммә гадәти булмаган киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә. Андыйларны шәп бүләкләр көтә. Биредә киез итек басучылар үз товаларын тәкъдим итәчәкләр. Үз киез иткләрен Чаллы осталары гына...

Чаллыда "Түбән Кама" милли паркында, урман буенда

"Киез итек бәйрәме" узачак.

Бәйрәм программасы шактый кызыклы. Анда һәркем үз

һөнәрен күрсәтеп катнаша ала. Әммә гадәти булмаган

киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә.

Андыйларны шәп бүләкләр көтә. Биредә киез итек басучылар

үз товаларын тәкъдим итәчәкләр. Үз киез иткләрен Чаллы

осталары гына түгел, Татарстанның һәм күрше

республикаларның итек басучылары да алып киләчәк.

Чара уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барачак.


Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне "Узган елның кары ява"

дигән әкияти интерактив чара да үзенә җәлеп итәчәк.

Тамашада урман эченнән төрле җен-пәриләрнең,

хайваннарның килеп чыгуы көтелә.

"Киез итек бәйрәме"ендә кече-зоопарк,

кул эшләре күргәзмәләре эшләячәк.

Шулай ук чаңгыда, чанада шуу өчен

мөмкинлекләр тудырылачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев