Казанда Игорь белән Муфасаның балалары туган
Казанның зооботаника бакчасында Бразза маймыллары гаиләсе арткан.
Казанның зооботаника бакчасында Бразза маймыллары гаиләсе арткан. Игорь исемле ата маймыл һәм ана маймыл — Муфаса әти-әни булганнар.
Кечкенә маймыл 7нче октябрьдә дөньяга килгән. Җенесе әлегә билгеле түгел, чөнки бала әнисенә нык береккән. Бүгенге көндә ул үзен яхшы хис итә һәм аппетит белән ашый. Әле тагын ике айлап Муфаса сабыйны үз өстендә йөртәчәк. Шуннан соң ул үзе йөри алачак.
Игорь һәм Муфаса гаиләсендә бу инде икенче бала. Беренчесе, Илюша, узган елның июлендә туган. Ул кечкенә маймылга карата кызыксыну күрсәтә, әмма шул ук вакытта, шуклыгына карамастан, үзен бик ипле тота икән.
Бәләкәчкә нинди исем кушарлар икән?
Элегрәк без Казан зоопаркына Филимон исемле фил һәм Полина исемле яшел маймыл кайтуы турында язган идек. (укыр өчен монда бас)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев