Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яшел маймыл һәм Филимон

Казан зоопаркына яңа хайваннар кайтты.

Казан зоопаркында хәзер фил дә бар. 5нче сентябрь көнне аны Мәскәү зоопаркыннан алып кайтканнар. Филнең кушаматы — Филимон. Аңа 6 яшь икән. Филне күчерергә ел ярым әзерлек эшләре алып барганнар. Аның вольеры 1400 квадрат метр мәйданны били. Монда ул уйный, йөзә. Филимон баллы әйберләр ярата икән, бигрәк тә кишер. 
Филимон Мәскәү зоопаркында туган. Әнисеннән аерыла ала торган яшькә җиткәч кенә Казан зоопаркына җибәргәннәр. 

Филне күчерер өчен махсус транспорт контейнер да ясаганнар. Филимонны 24 сәгать эчендә алып кайтып җиткергәннәр. 

Шушы көннәрдә зоопаркка тагын бер яңа җәнлек кайтты. Бу — яшел маймыл. Аның кушаматы — Полина. Быел аңа 9 яшь тула икән. Аны Волгоградтагы хайваннарны яклау хәйрия фондыннан алып кайтканнар. 

Маймыл әле оялыбрак йөри икән, тик шулай да тәм-томнардан баш тартмый. Ул бигрәк тә сусыл алмалар, банан, груша, әфлисун һәм виноград ярата икән. Аның күршеләре Семен һәм Соня исемле яшел маймыллар. Алар аны бик тиз үз иткәннәр.

Фотолар Казан зоопаркы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев