Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры (март аена афиша)

1 март/ «Кичер мине, әнкәй" / Р.Батулла Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән моңсу комедия. Әсәр үзәгендә ана белән ул арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр ята. Спектакльдә вакыйгалар безнең көннәрдә гади татар авылында бара. Баш рольдә - театрның әйдәп баручы артистларының берсе - Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры...

1 март/ «Кичер мине, әнкәй" / Р.Батулла

Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән моңсу комедия. Әсәр үзәгендә ана белән ул арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр ята. Спектакльдә вакыйгалар безнең көннәрдә гади татар авылында бара. Баш рольдә - театрның әйдәп баручы артистларының берсе - Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куйган.

Башлану вакыты: 18:30

7 март / "Саранлыктан дәва" / В.Илюхов

Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган "Саранлыктан дәва" исемле интерактив музыкаль әкиятнең премьерасы 14 февральдә булды. Әлеге сценарий "Татнефть" компаниясенең иҗтимагый проектында "Экология" номинациясе буенча Грант отты. Тәрҗемәче - Халисә Уразова.

Башлану вакыты: 14.00

13 март / "Ак барс маҗаралары" / Х.Ибраһим

"Ак Барс маҗаралары" әкияте - дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр турында. Аның аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә.

Башлану вакыты: 14: 00

15 март / "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"/ И.Юзеев

18 яшьлек Гелүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гелүснең әти-әнисе - Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса: яшьләргә торырга фатир кирәк. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы: алар аерылышырга тиеш! Җиңел, музыкаль, шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә.

Башлану вакыты: 18:30

16 март / "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" / К. Дикамилло

Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты: 14:00

20 март / "Килмешәк" / Х.Ибраһим

Тавык кетәклегендә көтелмәгән вакыйга була: бер ояда зур гына йомырка табалар. Көннәрнең берсендә аннан бик зур кош чыкканнан соң, тавык куркып кала һәм аннан баш тарта. Яңа гаилә әгъзасын Килмешәк дип атыйлар. Шул көннән Килмешәкнең маҗараларга бай тормышы башланып китә.

Башлану вакыты: 14:00

27 март / "Убыр - шоу" / З.Хөснуллина

Балалар өчен заманча "Убыр-шоу" музыкаль әкияте уйнала. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчының күңелен эретер өчен махсус тамаша - бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә.

Башлану вакыты: 14:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев