Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 59нчы «Адымнар» полилингваль гимназиясендә милли матбугат, әдәбият мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үтте

Чаллының 59нчы «Адымнар» полилингваль гимназиясендә 30нчы март көнне күренекле җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләр, язучылар һәм шагыйрьләр җыелган иде.

Иң элек җыелган кунаклар өчен гимназия буйлап экскурсия үткәрелде. Шулай ук Чаллының татар басма матбугат чаралары үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Түгәрәк өстәл барышында:

Тр Дәүләт Советы депутаты, «Профит» оешмасы генераль директоры Марсель Мингалимов,

ТР язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла,

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, 

Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин,

Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм башка мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. Сүз Чаллыда милли тормыш, татар телен укыту, татар матбугаты торышы турында барды.

Соңыннан кунаклар Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатларын бүләкләү тантанасына юл тоттылар. Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/challyda-ildar-yuzeev-isemendge-dbi-itimagyy-premiyase-laureatlary-achyklandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев