Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең 2022 елгы лауреатлары ачыкланды

Язучылар берлеге һәм «Мәйдан» журналы редакциясе гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы шәһәрнең 59нчы полилингваль "Адымнар" гимназиясендә үтте.

Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәрләргә тапшырыла.

Быелгы лауреатлар:

Мамадыш районында яшәп иҗат итүче Рафаил Шәкүр улы Газизов,

Башкортстанда яшәүче шагыйрә, галимә Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина,

Язучы, шагыйрь, мөгаллим, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин,

Язучы, "Мәдәни җомга" газетасы баш мөхәррире Вахит Шәих улы Имамов,

"Әнәк" агрофирмасы генераль директоры Фарис Гаяз улы Фәтхиев,

Башкортстанда яшәүче эшмәкәр Фәнир Гыйльметдин улы Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев