Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда "Ел студенты" исеменә кем лаек булган?

Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр. "Ел студенты"нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган. "Гран-при номинациясе» 2016 елдан бирелеп килә, быел исә ул Тимирясов исемендәге...

Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр.
"Ел студенты"нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган.

"Гран-при номинациясе» 2016 елдан бирелеп килә, быел исә ул Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Алексей Володинга бирелде. Ул, күләме 33 меңне тәшкил иткән, Әлфия Когогина исемендәге стипендиягә ия булды. Бүләкне җиңүче дәүләт думасы депутаты Әлфия Гөмәровна үзе тапшырды.
Алексей Володин 2015 елда шәһәрдәге студентлар советын җитәкләгән, 2016 елда Татарстан республикасының яшьләр хөкүмәте составына кергән.
"Ел студетны 2017" дә катнашучыларга бәяне дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Абдрахманова, шәһәрнең студентлар советы җитәкчесе Давид Арушанян, "Нур" яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, "Татарн-информ" мәгълүмәт агентлыгы корреспонденты Евгений Сироткин һ.б. бирде.

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.

Эльвира Гайнетдинова

Управление информационной политики и по связям с общественностью Набережных Челнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев