Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда шагыйрә Эльмира Җәлилова шигърият сөючеләр белән очрашты

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә, «Төнге кояш» шигъри аудиоальбомы, «Икебезгә бер гомер»,«Яратулы еллар», «Төнге кояш» китаплары авторы Эльмира Җәлилова белән очрашу булды.

Очрашуга югары сыйныф укучылары һәм шигърият сөюче чаллылылар килде. Кичә зәвыклы шигырьләр, моңлы җырлардан торды.

Шагыйрә Эльмира Җәлилованың «Төнге кояш» аудиоальбомына кергән шигырләре

Тамашачылар Эльмира ханымга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән, «Илһамны кайдан аласыз» дигән сорауга ул һәрбер көн, һәр сүз, һәр хәрәкәт ул илһам чыганагы була ала, диде.

«Интернетка карашыгыз ничек» дигән тамашачыга Эльмира: «Интернетка бик уңай карыйм. Иҗат кешесе өчен ул бик файдалы әйбер. Китап чыгару зур мәшәкатьләр һәм чыгымнар сорый. Ә интернет ярдәмендә шигырь шул секундта укучысына барып җитә ала», дип җавап бирде.

Кичәнең махсус кунаклары җырчылар Зәринә Хәсәншина һәм Илүсә Хуҗина иде. Алар Эльмира Җәлилова сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

Эльмира ханымның кече улы Бәхтияр - «Көмеш кыңгырау»ның дусты.

Шахматчы малай Бәхтияр Шәймәрданов Мәскәүнең онлайн мәктәбендә укый һәм дөнья буйлап шахмат турнирларына йөри.

Без аннан Бәхтиярнең хәлләрен белештек. 

Кичә тәмамлангач, яшь тамашачыларның фикерләрен сораштык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X