Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантасы үтте

Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия «Мәйдан» журналында 2020 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләр өчен авторларга һәм «Мәйдан» журналы эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә тапшырылды.

Быел Илдар Юзеев исемендәге премия икенче тапкыр тапшырыла. Әдипнең исемен мәңгеләштәрү, иҗатын пропагандалау, туган телебезне һәм милли матбугатны саклау һәм үстерү, язучылар иҗатын активлаштыру, укучыларда хәзерге чор татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бүләк Татарстан Язучылар берлегенең һәм «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мәйдан» журналының уртак премиясе булып тора, дип хәбәр итте оештыручылар.

2021 елда әлеге премиягә – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле шагыйрь Данис Талибулла улы Хәйруллин,
– Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган прозаик, «Тулпар» журналы бүлек мөдире Дилбәр Данис кызы Булатова,
- прозаик, драматург, күп телевизион сценарийларның авторы Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева лаек булдылар.

Илдар Юзеев әдәби-иҗтимагый премиясе шуның белән үзенчәлекле: әлеге премиянең дипломы һәм медале озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыруга булышлык күрсәтүче милли җанлы эшмәкәрләргә, бизнесменнарга бирелә. Мондый премиянең беренче лауреаты «Чаллы икмәге» генераль директоры, милләтпарвәр Рафаэль Сөләйман улы Юнысов булды. Бүген икенче премия лауреаты билгеле. Ул озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына һәм милли матбугатка булышлык күрсәткән «Тракресурс» генераль директоры Гамил Өлфәт улы Ахунов.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Марсель Мингалимов катнашты.

Кичәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Татмедиа» АҖ генераль дирекоры Шамил Садыйков, Башкортостаннан танылган эшмәкәр, шагыйрь һәм композитор Фәнир Галимов, Татарстан халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар бар иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шушы ук чарада Татарстанның халык артисты Булат Сәләховка Туфан Миңнуллин премиясе дипломы һәм әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповка Җамал Вәлиди премиясе дипломы тапшырылды.

Күп еллар «Энергетик» мәдәният сараен җитәкләгән Гөлзада Рзаеваны  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев