Реклама
2нче июль көнне Чаллы мөхтәсибәте яшьләре рәсәйкүләм “Без – Тукай оныклары” проекты кысаларында “Росинка”да оештырылган аланда “Иске имля – рухи ядкәребез” исемле чара оештырдылар.
Чараның икенче өлеше урамда, саф һавада иҗади мохиттә үтте. Балалар ватманнарда күмер белән иске имляда язылган сүзләр һәм әйтемнәр, үз туграларын ясадылар. Хәтта дизайнерлар булып карадылар: иске имля язу үрнәге белән бизәлгән футболка, көнкүреш әйберләре, открыткалар ясадылар.
Чараның максаты – гарәп әлифбасына кызыксыну уяту, рухи мирасыбызга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Тукайның 6нчы буын туганы Чаллыда «Без – Тукай оныклары» лагеренда ял итә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз