Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Без – Тукай оныклары» төбәкара татар теле сменасы ачылды

Смена «Росинка» сәламәтләндерү лагеренда уза һәм 18нче июньнән 5нче июльгә кадәр дәвам итә.

Сменага фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар килгән.

Биредә Россиянең төрле регионыннан  – Курган, Оренбург, Төмән, Башкортостан, Пермь, Ярославль, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Магнитогорск, Свердловск өлкәләреннән һәм шулай ук Татарстанның шәһәр-районнарыннан 12-17 яшьлек 150 бала ял итәргә дип җыелган.

Смена дәвамында балалар үзенчәлекле мәдәни-белем бирү мохитенә чумачак, татар телен, тарихын һәм мәдәниятен буенча белемнәрен камилләштереләчәк.

Әлеге смена ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе, 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге тарафыннан оештырылды. Ул Чаллыда 2нче тапкыр уза. Моңа кадәр 7 тапкыр Арчада үткән иде.

Алена Абишева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев