Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

"БҮЛӘК" АЛАНЫНДА: Пионериягә багышланган агым ачылды

Актанышның бөтен Россиягә билгеле "Бүләк" аланында 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы, бу агым - пионериягә багышланган. Биредә кызыл галстуклы, ялкынлы, күңелләре шат нәни пионерларны һәм әйдаманнарны очратырга мөмкин иде.

Ачылу тантанасы барышында һәрбер отряд үзенең  девизын, махсус әзерләгән номерын тәкъдим итте. Флаглар күтәрелде. 
Күңелле балачак иленә аяк басулары, ял итә башлаулары белән тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов та килгән иде. Ул әлеге ялларның оныталмаслык булганлыгын теләде, фикерләрен җиткерде.

Барлыгы әлеге агым барышында илебезнең төрле төбәгеннән 160 бала күңелле ял итәчәк, саулыгын ныгытачак.

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/blk-alanynda-pioneriyag-bagyshlangan-agym-achyldyfoto-videoreportazh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев