"БҮЛӘК" АЛАНЫНДА: Пионериягә багышланган агым ачылды
Актанышның бөтен Россиягә билгеле "Бүләк" аланында 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы, бу агым - пионериягә багышланган. Биредә кызыл галстуклы, ялкынлы, күңелләре шат нәни пионерларны һәм әйдаманнарны очратырга мөмкин иде.