Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабада «823 километр» дип аталган татарча кино төшерелә

Саба районының Курсабаш авылында Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп кино төшерелә башлады.

«Фильм бер гаилә мөнәсәбәтләре аша бәйләнгән, әмма төрле чордагы өч тарихны берләштерә. Вакыйгалар 1908 елда, 1941-43 елларда һәм хәзерге көндә бара», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасы. «823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар - Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша. Шулай ук, Казан театр училищесы студентлары һәм Курсабаш авылы балалары җәлеп ителә. 
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=37537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев