Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Күңелләр белән Мәккәдә!

16 июльдә Тукай районы Теләнче Тамак авылында «Иман нуры» бәйрәме узды. Авыл имам-хатыйбы Нияз хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып киткән әлеге чара Ясминә Яруллина, Нәзифә Мингалиева, Нурсаф Фәхертдиновның берничә сүрә укуыннан тагы да ямьләнде.

«Мирас» мәчете ишегалдындагы Кәгъбәтуллаһ макеты балаларны аеруча кызыксындырды. Аның нәрсә икәнлеге, мөселманнарның Мәккәгә ни өчен хаҗ кылуы турында белер өчен, уенда катнашты алар:  «Кәгъбәтуллаһ» тирәли әйләнү, Хаҗәр ананың (радый Аллаһу гәнһу) яңа туган сабыена су эзләп йөрүен күзаллау максатыннан, «ике тау» арасында йөгерү, хәтта чын зәм-зәм суыннан авыз да итү булды. Аны эчкәндә теләкләр теләргә кирәклеген балалар хәзер истә калдырды инде. 
Актив катнашканнары, дини викторинада һәр дөрес җавап өчен савап - финик җыйдылар.
 «Иҗади мизгел»дә  дини эчтәлектәге шигырьләр сөйләнде. Мөселман хатын-кызларына ни өчен яулык ябу фарыз икәнлеген белгәч, бу турыда Коръәннән аятьләр тыңлагач,  яулык ябу мастер-классы да оештырылды. Шул рәвешле, мавыктыргыч  уеннар уйнап,  рәсем ясап вакыт узганы сизелмәде дә.
Дулкынландыргыч мизгелләр озак көттермәде - финик җыючылар арасында призлы урыннар ачыкланып, җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләкләнде. 
1 урынга 9 финик җыйган Таңсылу Шәрифуллина лаек булды;
2 урында – 8 финик белән Сәидә Кәлимуллина;
3 урын – 6 финиклы Азалия Насыйбуллинада.

Туңдырма, казанда пешкән пылау, саф һавада әзерләнгән коймак, кунаклар алып килгән милли ризыклар һәм самавырда кайнаган чәйдән сыйлангач, мәчет эчендә икенде намазы укылды.
Килер көн, сабый вакытта бала күңеленә кергән иман орлыклары, Аллаһ рәхмәте белән, берзаман шытып чыгып, җимеш бирер,  ин шәә Аллаһ. 
 Хөрмәтле әти-әниләр! Хәзерге көндә «Фәйзрахман» мәчетендә төзекләндерү эшләре бара. Без сезне бөтен татар халкына мирас булып калган «Фәйзрахман» мәчетенә ярдәм итәргә чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 89272418960.  
Ландыш Фазуллина, Тукай районы Теләнче Тамак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев