Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бер елдан соң кабат Әсән-Елгада

Кукмара районы Әсән-Елга авылында модель китапханә моннан бер ел элек ачылган иде. Һәм менә нәкъ бер елдан соң мин кабат монда.

Әсән-Елга авылында модель китапханә ачылу тантанасында без – «Көмеш кыңгырау»лар да кунак буларак катнашкан идек. Бу турыда әлеге язмадан укый аласыз ► Ма­тур, зә­вык­лы, за­ман­ча...

 

Китапханә нинди булырга тиеш, дигән сорауга бер генә төрле җавап биреп була иде инде шуннан соң – Әсән-Елгадагы кебек! Компьютерлар, кызыклы дизайн, заманча мөмкинлекләр белән. Һәм менә нәкъ бер елдан соң мин тагын Әсән-Елга авылы китапханәсендә.

Атна уртасы, гадәти эш көне булса да, китапханә дә, мәдәният йорты да балалар шау-шуына күмелгән биредә. Хәзер авылларда балалар юк, дип зарланабыз бит – әмма район үзәгенә якын урнашкан Әсән-Елгада, Аллага шөкер, әлегә мондый проблема юк. 

Менә бүген дә китапханә залында мәктәпкәчә яшьтәгеләр – егермеләп бала инглиз теле түгәрәгендә шөгыльләнә. Инглиз теле – балалар өчен мультфильм теле, алар яраткан супергеройлар теле бит инде ул, чит тел булуына карамастан үтә таныш та, бик тә якын да! Шуңа күрәме, укытучылары (китапханәче Ризидә Хафизова) яхшы педагог булгангамы – инглиз телен уен кебек яратып кабул итәләр икән биредә.

Олыраклар – мәктәп яшендәгеләр бу вакытта мәдәният йорты сәхнәсендә сәнгать җитәкчесе Ленара Сергеева белән күмәк бию кабатлыйлар. Алда – бәйрәмнәр. Ә бәйрәмнәрнең берсе дә  Әсән-Елгада балалар чыгышыннан башка үтми. Хәзер бездә бала-чаганы компьютер каршында гына утыра дигән фикер яшәп килә бит ул, әйеме – булыр сиңа! Барысы бергә сәхнәгә күтәрелгәндә,  санап та бетерерлек түгел икән болар!

Репетиция беткәч, икенче катка – бердәм рәвештә китапханәгә күтәреләләр. Кызлар китап сайлый, малайлар шахмат уйный.  Кыскасы, идиллия!

Модель-китапханәдә дә балалар катнашындагы чаралар булып кына тора.

– Әле менә туган тел турында сөйләшүгә әзерләнәбез, – ди китапханә мөдире Әлфинә Нәфыйкова, – Сөйләшүдә өч буын вәкилләре катнашырга тиеш – балалар, әниләр һәм әбиләр. Кичәнең исемен: «Җыр булырлык сүзләр биргән Туган телем, рәхмәт сиңа!»  дип атадык.

Авылда булсын, шәһәрдә булсын – без күңелебез белән заманча мохиткә тартылабыз. Һәм үзебезгә кирәкле итеп тойган җиргә. Ә Әсән-Елгада мондый урын бар!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, мин дә бу китапханәдә булган саен:" Эх, безнең балаларга да булсын иде шундый мөмкинлек",-дип кызыгып кайтам