Матур, зәвыклы, заманча...
Китапханә нинди булырга тиеш?
«Менә безнеке кебек!» – дип җавап бирәчәк сезгә Әсән-Елга авылында яшәүчеләр. Шушы көннәрдә Кукмара районы Әсән-Елга авылында модель китапханә ачылды. Матур, зәвыклы, заманча җиһазланган. Китаплар – безнең буй җитәрлек киштәләрдә. Компьютер залы, йомшак утыргычлар, келәмнәр, телевизор, уенчыклар. Һәм, боларга өстәп, һәрчак елмаеп торучы китапханәче Әлфинә апалары...
Әсән-Елга авылы китапханәсе Татарстанда Россия гранты откан ике китапханәнең берсе. Грант акчасына биредә сыйфатлы итеп ремонт ясалган. Китапханә белән генә дә чикләнмәгәннәр – республика программасы нигезендә китапханә урнашкан мәдәният йорты да төзекләндерелгән. Кыскасы, Әсән-Елга авылында яшәүчеләр өчен берьюлы ике бәйрәм булды ул көнне – китапханә белән бергә мәдәният йорты да кунаклар кабул итте.
Чын әкият!
Китапханәнең ишегеннән керүгә үк кунакларны әкият геройлары каршы алды. Белмәмеш тә монда булып чыкты. Татарстанның символы – канатлы Ак барс та!
Бездә бүген зур бәйрәм,
Үтик залның түренә.
Иң-иң матур китапханә
Чакыра безне үзенә!
Яратмыйбыз без укырга
Белмәмеш белән икәү.
Ә бәйрәмгә килми калсак,
Йөрәк соң ничек түзәр?
Әсән елга авылының балалар бакчасы да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде, алар Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен сәхнәләштергәннәр. Дарина Венгерак ак әтәч ролен башкарды, Инсаф Сафиуллин – кара әтәч, ә әби ролендә – Мәликә Галимҗанова. Бу чыгыш өчен тәрбияче апалары Гөлфия ханым Фатыйховага зур рәхмәт!
Кызлар-малайлар бик дулкынланганнар иде ул көнне.
– Без китапханәгә элек тә йөрергә ярата идек, – дип сөйләде Пычак мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Зәринә Габдрахманова, – Хәзер инде кайтасы да килми!
Китапханәдә алар өчен «Яшь каләм» түгәрәге эшли икән. Кызлар шигырь-әкиятләр язалар, иҗат җимешләрен «Көмеш кыңгырау» газетасына юллыйлар.
Әйтергә дә онытып торабыз икән – безне – «Көмеш кыңгырау»ны дә искә алдылар бит ул көнне. Һәм очраклы түгел – безгә дә модель китапханәдә беренчеләрдән булып чыгыш ясарга насыйп булды. Кукмара районы Пычак урта мәктәбе укучылары белән газета, сайт, дус яшәү, активлыкның файдалы яклары турында сөйләштек. Кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек һәм шигырь юлларына рифма табарга өйрәндек. Чыгышыбыз уенга әйләнде!
Китапханәгә – уйнарга
Уен, дигәннән, китапханәдә өстәл уеннары бар, дип әйткән идекме әле? Уйнар өчен махсус өстәлләр дә бар биредә! Егетләрнең күбесе өстәл уеннарын, ә кызлар – китап галиҗәнәпне сайлаган иде ул көнне. Теләүчеләр өчен түрдә – компъютерлар залы. Кыскасы, җаның ни тели – шуның белән шөгыльләнергә була. Ялың кызыклы да, файдалы да булачак. Иң мөһиме – җиһазларны саклап тотарга гына кирәк. Ягъни, булганның кадерен белергә!
Бер кочак теләк!
Ул көнне теләкләрнең ниндиләрен генә ишетмәгәндер Әсән-Елга авылы китапханәсе. Дәрәҗәле кунаклар арасында кемнәр генә юк иде бит! Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Хадиев, Кукмара район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, Әсән-Елга авылы егете, Зәй муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Кукмара Үзәк китапханәсе директоры Резидә Касыймова... Әсән-Елга авылы китапханәсе киләчәктә дә олысының-кечесенең яраткан ял урыны, очрашу-аралашу урыны булып калсын, дип теләделәр алар. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, кадерле дуслар!
Ризидә Рәхмәтуллина.
Фәнил Мәрсетдинов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев