Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бакчабызның энҗе бөртеге

Безнең 56нчы «Чишмәкәй» балалар бакчасында талантлы балалар бик күп. Алар кечкенә йолдызчыклар кебек конкурсларда чыгыш ясап, җиңүләр яулыйлар. Шул йолдызчыклар арасында Ләйлә Мөслимованы да атап китәсебез килә. Ләйләгә 6 яшь. Шуңа да карамастан, ул инде ничә ел рәттән бакча, шәһәркүләм, регионара, Россиякүләм конкурсларда катнашып урыннар ала, лауреат була. Ана телендә...

Безнең 56нчы «Чишмәкәй» балалар бакчасында талантлы балалар бик күп. Алар кечкенә йолдызчыклар кебек конкурсларда чыгыш ясап, җиңүләр яулыйлар. Шул йолдызчыклар арасында Ләйлә Мөслимованы да атап китәсебез килә. Ләйләгә 6 яшь. Шуңа да карамастан, ул инде ничә ел рәттән бакча, шәһәркүләм, регионара, Россиякүләм конкурсларда катнашып урыннар ала, лауреат була. Ана телендә саф, матур итеп сөйләшә белүе белән күп кенә жюри әгъзаларын таң калдыра.

Ләйләнең үрнәк алырдай кешесе дә бар. Абыйсы Тимур безнең бакчага йөрде. Хәзер инде 2нче гимназиядә белем ала. Тимур да Ләйлә кебек тырыш, сәләтле бала. Бик күп конкурсларда урын алды. 2016 елда шәһәркүләм «Татар малае» бәйгесендә җиңеп, «Иң матур сәхнә образы» номинациясенә лаек дип табылды. Тимур белән Ләйләнең шундый тырыш, тәүфикълы булулары гаиләдә алган тәрбиядән килә. Ләйлә бар яктан да сәләтле кыз. Тхэквондо белән быел гына шөгыльләнә башласа да, инде бу өлкәдә дә җиңүләргә иреште. Ләйләгә һәрвакыт якыннарын сөендереп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев