Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айдар Җаббаров: «Бүген смартфонга да фильм төшерергә була»

Чаллы егете Айдар Җаббаров Казан һәм Мәскәү театрларында игътибарга лаек берничә спектакль куярга өлгергән режиссер.

Режиссер Айдар Җаббаров – Чаллы егете.  Чаллының 46нчы мәктәбендә укыган, Зөләйха Минһаҗева җитәкләгән татар театр түгәрәгенә йөргән. 2012 елда – Казан театр училищесының актерлык факультетын (Ф. Р. Бикчәнтәев курсын), 2018 елда РАТИның (ГИТИС) режиссерлык факультетын (С. В. Женовач остаханәсе) тәмамлаган. Һәм шушы ике-өч ел эчендә Казан һәм Мәскәү театрларында игътибарга лаек берничә спектакль куярга да өлгергән.

Айдар белән уңышка ирешү серләре турында сөйләшәбез.

Айдар, син театр училищесын тәмамлагач, бер ел актер булып эшләгәнсең. Аннан режиссер һөнәрен сайлагансың. Ни өчен режиссер?

– Бервакыт «Нәүрүз» фестиваленә Мәскәүдән танылган театр белгече, профессор Алексей Бартошевич килгән иде. Бартошевич үзе! Минем театр училищесында укыган вакыт. Алексей Вадимовичны поезддан каршы алып, гостиницага кадәр озатып куйдым. Шул очрашу тәэсирендә йөргәндә Фәрит абый Бикчәнтәев:  «Синең булачак укытучың инде ул», дигән иде.  Менә шуннан соң мин беренче тапкыр ГИТИС һәм режиссерлык турында уйланганмындыр...

– Ә яхшы режиссер булу өчен әйбәт актер булу мәҗбүриме? Ничек уйлыйсың?

– Әйбәт үк булу мәҗбүри микән... Ләкин режиссер ничек уйнарга кирәк икәнен күз алдына китерергә тиеш. Шундый термин да бар бит: «режиссерский показ». 

– Спектакль әзерләгәндә режиссер аны халыкның ничек кабул итәчәге турында уйларга тиешме? Әллә иҗат турында гынамы?

– Иҗат турында. Спектакль,беренче чиратта, үзеңә ошарга тиеш. Сиңа ошый икән, аның тагын кемгәдер ошау, кемнеңдер күңелен кузгату ихтималы бар. Үзеңә ошамый икән юк.

– Хәзер яшьләр китап укырга яратмый, диләр. Бер әңгәмәңдә: «Без туган көннәргә китап бирешәбез», дигән идең. Бүген яшүсмерләргә нинди әсәрләрне, һичшиксез, укырга киңәш итәр идең?

– Мин үзем классика укыйм. Рус язучыларыннан Толстойны. Пушкинның прозасын яратам. Татар язучыларыннан соңгы вакытта Әмирхан Еникине.  Татар язучыларының әсәрләрен күбрәк Камал театры актеры Илдус абый Әхмәтҗанов киңәше белән сайлыйм. 

– Син берьюлы ике телдә (рус һәм татар) эшләүче режиссер. Татар мәдәниятен үстерү өчен моның әһәмияте бик зур бу безне үз казаныбызда гына кайнаудан коткара.  Ә үзең өчен нәрсә бирә бу?

– Һәр тел ул үзе бер дөнья. Минем ике телдә, ике төрле дөньяда иҗат итү мөмкинлегем бар. Мин әсәрләрне тәрҗемәдә түгел, шушы ук телләрдә, димәк бөтен матурлыгын тоеп өйрәнә алам.   

– «Современник»та сиңа илкүләм билгеле актерлар белән эшләргә туры килә. Яп-яшь егеткә аларны тыңлату кыен түгелме?

– Үзеңнең ни теләгәнеңне төгәл беләсең икән кыен түгел.

– Син Мәскәүдә татарча күбрәк тә сөйләшәм, дисең. Ни өчен шулай?  

– Мәскәүдә татарча сөйләшү ул тагын да рәхәтрәк чөнки. Ул синең бурычың кебек.

– Бүген яшүсмерләр чит ил фильмнарына өстенлек бирә. Аларга кызык булырлык татар фильмы төшереп була микән? Һәм ул нәрсә турында булырга мөмкин?

– Үзләре өчен кызык булырлык фильмны алар инде үзләре дә төшереп карый ала бит! Бүген смартфонга да фильм төшерергә була.  Бик күп яшь егетләр видео белән мавыга хәзер. Минем үземә тиздән татар киносында чып-чын алга китеш булыр кебек!

– Балачагыңны бер сүз белән генә искә ал әле, Айдар. Ничек узды ул?

– Рус телендә «содержательно» дигән сүз бар. Татарча «вакытны бушка уздырмыйча» диик микән?  Әти-әнигә рәхмәт: бассейнга йөрисем килде мөмкинлек тудырдылар, тхэквандо белән кызыксындым –түгәрәккә яздырып кайттылар. Ә театр түгәрәгендә озакка тукталдым инде.

– Синең яшьтә Казан-Мәскәү театрларында спектакльләр куюны тиз арада уңышка ирешү дип санап була. Уңышка ирешү өчен моны максат итеп куярга кирәк микән? Әллә... бары тик чын күңелдән иҗат итәргәме? 

– Чын күңелдән иҗат итәргә. Иҗат белән бергә уңыш та килә, дип уйлыйм мин.

Ризидә Гасыймова.

Куйган спектакльләре:

Галиәсгар Камал театрында

* Хәсән Туфан шигырьләренә нигезләнгән «Агыла да болыт агыла…» (2017)

 * Гаяз Исхакый әсәре буенча «Тормышмы бу?» (2018)

 * Александр Володин әсәре буенча «Санаулы кичләр» (2019)

* Документаль вакыйгаларга нигезләнгән «Хуш, авылым» (2020)

 «Ленсовет» исемендәге театрында

Толстойның «Казаки» повесте буенча «Беглец» (2017)

«Современник» театрында

Евгений Водолазкин әсәренә нигезләнгән «Соловьев и Ларионов».(2019)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев