Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр

22 марттан 28 мартка кадәрге атнада Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 405 бала тууы теркәлгән: 214 малай һәм 191 кыз. Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә - 45. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә - 65. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре -...

22 марттан 28 мартка кадәрге атнада Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 405 бала тууы теркәлгән: 214 малай һәм 191 кыз.

Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә - 45. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә - 65. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 800 һәм 4940 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Владимир, Дмитрий, Кәрим, Әмир, Самирә, Кирилл, Ясминә, София, Эмилия. Сирәк кушылган исемнәр: Альмир, Рәхим, Әсгать, Амила, Ризван, Сәлимә, Алан, Злата, Аарон, Зәйтүнә.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 126 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 яшь булса, иң өлкәннәренә - 80 һәм 76 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев