Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

8нче март белән котлаулар

Бер ел элек 8нче март белән котлаулар бәйгесе игълан иткән идек, җиңүчеләрен дә билгеләдек.

Әлеге бәйге турында шушында укыгыз

Бик матур оригиналь котлаулар. сез дә укып карагыз әле.

Акро-котлау

С- игезенче март бәйрәме

И- ллә дә күркәм бәйрәм.

Г-үзәл затларның йөзендә,

Е-лмаю. Кулда -бәйләм.

З- иннәтле бүләктән кыйммәт,

Е-ш- еш мактау сүзләре.

Н- аздан, бәхеттән нур сипсен,

Ч-ибәрләрнең йөзләре.

Е-ллар картайтмасын безне,

М-атурлык, ямь өстәсен.

А-вырлыклар урап узсын

Р-әхәт тормыш иртәсен.

Т-еләкләрнең тик изгесе:

Б-әхет, уңышлар сезгә.

Е-ш кына киреләнсәк тә,

Л-әкин бездәй юк җирдә.

Ә-з генә наз, кадер-хөрмәт

Н-и кирәк тагын безгә?!

Бәйрәм белән, гүзәлләрдән гүзәл, сабырлардан сабыр, гүзәл затларыбыз ????

Гүзәл Хәбибуллина


Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.

Хөрмәтле әниләр, әбиләр сеңелләр Сезне шул җир йөзен бизәгән Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күнелдән тәбриклим! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Миләүшә Зарипова.


Ир-ат гомерендә агач утыртырга, өй салырга, малай үстерергә тиеш дибез. Мин бу сүзләр белән килешәм. Тик менә утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат.

Ә инде өй салуга килсәк, сүз дә юк, ул-зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма аны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү – хатын-кыз гына башкара торган гамәл. Бала үстерү бер мәсьәлә, ә ул баланы сәламәт булып тусын өчен, 9 ай дәвамында йөрәк астында, җаныңны саклагандай саклап йөртеп, якты дөньяга тудыру да бөек зат-хатын-кызларыбызның төп бурычы.

Тәрбияләү турында әйтеп тә тормыйм. Бу сүзләрем белән шуны әйтәм: ир-ат, ир-ат инде ул, ә хатын-кыз - шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә. Менә шул фәрештәләребезне бәйрәмнәре белән чын күңеләдән тәбрик итәбез, аларга һәрвакыт бәйрәм кәефе телибез. Якты дөньяны сөеп, якыннарыннан сөелеп яшәсеннәр иде. Тормышыгызның һәр минуты куанычлы, һәр көне бәрәкәтле, һәр төне тыныч, һәр сәгате файдалы, һәр мизгеле сәламәтлектә күңелле узсын!

Миләш


Җир йөзенәге барлык хатын-кызларны язның иң гүзәл бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Кадерлеләребез, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта яшәргә язсыз сезгә. Бервакытта да авырмый, дөньяларны яктыртучы кояш булып, гел балкып, елмаеп, нур сибеп, рухландырып яшәгез. Бәхетле булыгыз!

Фәридә Борһанова


Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп, язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде! Насибуллина Ильмира.

8 Март Халыкара хатын-кызлар көненең килеп чыгу тарихы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау котлаулар 8 март