Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

8 Март Халыкара хатын-кызлар көненең килеп чыгу тарихы

8 Мартта Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү турында балалар да белә, ләкин һәр өлкән кеше дә бу яраткан бәйрәмнең гадәти булмаган тарихы белән таныш түгел. Хатын-кызларны котлау традициясе ничек барлыкка килгән һәм бу искиткеч язгы бәйрәмнең барлыкка килүе өчен ни сәбәп булган соң?

Беренче тапкыр 1901 елның 8 мартында Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына кастрюльләр һәм тазлар күтәреп чыга. Мондый үзенчәлекле ысул белән алар җәмгыять һәм хакимият игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тели.

Чарада катнашучылар сәяси хокукларның тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт, производствода эшләү һәм армиядә хезмәт итү мөмкинлеген таләп иттеләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана.

Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.

Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.

Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.

Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде.

 

                                                                                               Татарстан Республикасы,Яр Чаллы шәһәре,

 116нчы "Миләүшә" балалар бакчасы тәрбиячесе Чернова Рузилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев