Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Сә­я­хәт­че куян

Укы­ту­чы­быз «Сә­я­хәт­че» ди­гән те­ма­га әки­ят язар­га куш­ты. Би­рем­нең та­гын бер кы­зык­лы ягы бар иде әле – гло­бус, аку­ла, кос­мос, ве­ло­си­пед, са­мо­лет, оке­ан, паль­ма, стан­ция,тер­мос, экс­кур­сия сүз­лә­рен кул­ла­нып язар­га ки­рәк иде әки­ят­не. Ә ме­нә ми­нем шун­дый әки­ят ки­леп чык­ты.

Яшә­гән ди, бул­ган ди, бер пат­ша­лык­та тү­гел, га­ди ге­нә бер шә­һәр­дә, сә­я­хәт­че Ку­ян. Бу Ку­ян җир йө­зен­дә­ге бар­лык яңа­лык­лар­ны бе­леп тор­ган, бө­тен та­ныл­ган урын­нар­да бул­ган. Шул­ка­дәр тик­тор­мас бул­ган икән.

Бер­ва­кыт бу Ку­ян са­мо­лет­ка уты­рып тү­гел, ә ве­ло­си­пед­та гы­на  оке­ан кү­рер­гә, дөнья ги­зәр­гә  экс­кур­си­я­гә чы­гып кит­кән. Үзе бе­лән ашам­лык алып тор­ма­ган, ба­ры тик  тер­мос бе­лән чәй ге­нә ал­ган. Кая ба­ру­ын ча­ма­лау өчен,  гло­бус та эләк­тер­гән. Ба­ра тор­гач, ба­рып җит­кән ди бу бер ут­рау­га. Оке­ан ут­рау­ла­рын­да паль­ма­лар үсә икән. Шул паль­ма­лар ара­сын­да ада­шып йөр­гән­дә, бер аку­ла ки­леп чык­кан да Ку­ян­ны кой­ры­гы бе­лән күк­кә чө­еп җи­бәр­гән. Ку­ян үзен кос­мос­ка очып кит­тем дип уй­ла­ган. Шу­лай очып ба­ра икән, ба­ра икән бу, гло­бу­сын то­тып... Шап итеп, кос­мос стан­ци­я­се­нә ки­леп  төш­кән. Шул­чак уя­нып та кит­кән Ку­ян. Ка­ра­са, йок­ла­ган­да ка­ра­ва­тын­нан егы­лып төш­кән икән.


Ша­мил Бәд­рет­ди­нов, Чал­лы шә­һә­ре, 39нчы мәк­тәп, 3А сый­ны­фы.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Галош кыйссасы

Ярый да соң театр бар!

Дәрес әзерләргә өйрәнәбез!

Кофе белән 10 лайфхак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев