Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Зимфира Исламовадан җәйге шигырьләр

Зимфира Исламовадан җәйге шигырьләр

Ата каз һәм мин Икәү куышлы уйныйбыз: Мин чабам, Сарбай чаба. Кинәт ысылдап йөгерде Ата каз безгә таба.

Гүзәллек

Аһ, зәңгәрлек!

Җанга сеңә,

Бәхет булып,

Җәйнең соңгы

Нуры тулып.

Иркәлидер

Кояш кулы

Болыннарны,

Яшел хәтфә

Тугайларны;

Шул тугайда

Уйнап йөргән

Яшь тайларны;

Су буйларын,

Кайнарлатып

Таш-комнарын;

Ярның купшы

Бар талларын.

Кояш кулы

Сыйпап ала

Күз камашыр

Чәчкәләрнең

Җете кызыл,

Ал, миләүшә,

Зәңгәр, сары,

Ак таҗларын.

Аһ, гүзәллек!..

 

Ата каз һәм мин

Икәү куышлы уйныйбыз:

Мин чабам, Сарбай чаба.

Кинәт ысылдап йөгерде

Ата каз безгә таба.

 

Әллә нәни бәпкәләрен

Урлыйлар, дип белдеме?

Әллә безнең ярышка

Кушыласы килдеме?

 

Сарбай-өркәк каршы якка

Чапты да китте менә.

Алай тиз куркыта алмый

Ата каз мине генә!

 

Калдым урам уртасында.

И торабыз карашып...

Әле дә әни казны куды,

Суга китеп барышлый.

 

Мин – балыкчы

Кармак салырга, дип килдем

Түгәрәк күл буена.

Катнашмый бер уенга,

Утыз чабак эләктерү

Керде минем уема.

 

Ә нигә, дим, мин Салихтан

Калышырга тиешме?

Кичә мактанып торды ул

(Башкаргандай зур эшне):

 

Егермеләп чабак тоткан –

И шатланган мәчесе!

– Кыздырган да булыр идем,

Тик үземнең килмәде, – ди, – 

Тәңкәләрен әрчисе.

 

Менә бүген күл буенда

Утыру – өлешемдә.

Черкиләрдән ары берни

Хәлемне белешмәде.

 

Төрле яктан килеп, мине

Тешләп-тешләп карады.

Көне буе кармак ташлап

Кулларым да арыды,

Бер чабак эләкмәде,

Җимнәрем кирәкмәде.

 

Буп-буш килеш чиләк тотып

Калды кайтып китәргә.

Шунда гына төшендем мин:

Барлык балыкларны күлдән

Салих тотып бетергән...

 

Ямьле туган ягым

Минем туган ягымның

Табигате бик гүзәл.

Язын карлар эрү белән

Ак умырзаялар үсә.

 

Елгаларда ташу киткәч,

Тыныч ага сулары.

Яшел хәтфәгә төренә

Иркен кыр-басулары.

 

Җәен-кышын һавасы саф,

Чишмә сулары тәмле.

Сокланып карап торам мин:

Туган ягым бик ямьле!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев