Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Әйдәгез, тәмле пирог пешерәбез!

Әйдәгез, тәмле пирог пешерәбез!

Әлеге аппетитлы пирогны пешерү өчен менә нәрсәләр кирәк булачак:

 

Он - 200- 250 гр
Сөт - 100 мл
Шикәр комы - ярты зур калак
Күкәй - 1 шт
Чүпрә - 10 гр
Тоз азрак
Кара җимеш (төшсез)
Куертылган сөт
Әстерхан чикләвеге.

Эш барышы:
1. Барлык ингредиентларны кушып, камыр басарга һәм 20-30 минутка ял итәргә калдырырга.
2. Эчлеген ясыйбыз: иттарткычтан җимешне чыгарырга.
3. Камырны җәябез һәм өстенә эчлегебезне сылыйбыз.
4. 180°та 30 минутка духовкага тыгып җибәрәбез
5. Пирогны алабыз һәм өстенә куертылган сөт сылыйбыз, чикләвек тезәбез, кабат 5-10 минутка духовкага тыгып җибәрәбез.
6. Пирог әзер, чәйләрегез тәмле булсын!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев