Вакыт дигән төшенчә
Ялкау түгел, минемчә.
Тик эше генә аның
Килеп чыга төрлечә.
Вакыт бара да бара,
Ул бер дә туктый алмый.
Аның барасы ара -
Чиген дә әйтеп булмый.
Дөньяда бер ул гына -
Ягулыксыз двигатель.
Әйбер урынын белә
Шуңа күрә ул – гадел.
Авыр чор – төньяк җиле.
Ничә кат кием аша
Үтеп чыга ул сине
Ашыкмыйча, кумыйча.
Сизелмичә үткән мәл –
Ул синең эшле чорың,
Җылы җил кебек исәр
Эш белән үткән гомер.
“Вакыт бара, тизрәк бул!” – дип,
Ашыкмасыннар иде.
Җылы, салкын җилләрдә
Вакыт җиленең тәме!
Нет комментариев