Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Уалып тора торган камырдан баллы пирог

Уалып тора торган камырдан баллы пирог

Уалып тора торган камыр һәм телдә эри торган, уртача баллы пирог пешерербез.

Кирәк булачак:
Камыр өчен:
Он - 350 грамм
Сыер мае - 280 грамм
Шикәр комы - 25 грамм
Тоз - 5 грамм
Көпшәкләндергеч - 5 грамм


Өстенә:
Күкәй - 1 шт
Каймак - 1 порция
Шикәр комы - 5 зур калак
Крахмал - 30 грамм
Җиләк-җимеш 

 Җиләкләрне теләсә ниндине (кара карлыган, чия, җиләк) кулланырга мөмкин. 

НИЧЕК ПЕШЕРӘМ
Салкын сыер маена шикәр кушам. Соңрак онны, көпшәкләндергечне һәм тозны. Барысын да уам.

Аннан каймак һәм йомырка өстим. Йомшак эластик камыр басам һәм җәям.

Форманың төбенә пергамент куям һәм азрак күтәртебрәк әлеге камырны салам. 15-20 минутка суыткычка куям.

Суыткычтагы камырны алам һәм өстенә җиләкләр төзәм. 180 градуска кадәр җылытылган газ миченә пирогны тыгып җибәрәм. 
15 минут пешкәч, өстенә каймак, крахмал, күкәй һәм шикәрне болгатып салам һәм тагын 15 минутка мичкә тыгам. Пешкәч, берәр сәгатькә суыткычка куеп алсагыз, бөтенләй тәмле була.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев