Телнең юл кагыйдәсе
Блоглар

Телнең юл кагыйдәсе

Йөри белмәсә юлда, Телгә дә шундый читен. Ике теш арасында Каласы килмәс бүтән.

Автор:

Лилия Фәттахова

Телнең юл кагыйдәсе

Йөри белмәсә юлда,

Телгә дә шундый читен.

Ике теш арасында

Каласы килмәс бүтән.

 

Ашаганда – сөйләшмәс,

Кысылуыннан бизәр.

Телен тешләде дә менә

Шулай диде Илгизәр.

14.04.19.



 

“Зурлар” уены

Аптырады олылар да,

Аптырамаслыкмыни?!

Сикермибез, йөгермибез,

Куышып уйнамыйбыз.

Хәтта планшет бүлешмибез,

Без хәтта – еламыйбыз!

Утырабыз тыныч кына,

Йөзләр җитди. Көлмибез!

Көлсәк, уен бозыла шул –

“Әти-әни” бүген без!

14.04.19.


 

Этләр акыллырак!

Эт кешедән акыллырак! –

Бүген шуны аңладым.

Мин әйткәнне үти этем,

Ә мин аны аңламыйм.

 

Этләр теле гади дә соң –

“Ыр-ыр-ыр” да “һау-һау-һау”.

Ник аларның “Әлифба”сын

Өйрәнәлмимдер, абау??

14.04.19.

шигырьләр шигырь

Нет комментариев