Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Тәмле җәйге пирог рецепты

Тәмле җәйге пирог рецепты

Җиләкле җәй... Эссе көннәрдә озын-озак тәм-том әзерлисе килми, сезнең дә шулаймы ул? Ягез әле, миннән җиңел генә һәм иң мөһиме - тәмле пирог рецептын тотыгыз.

Кирәк булачак:
Камыр өчен:
Ак май - 90 гр
Йомырка - 1 данә
Шикәр комы - ярты стакан 
Он - 1,5 стакан
Разрыхлитель - 5 гр

Крем өчен: 
Каймак - 150 гр 
Шикәр комы - 2-3 аш кашыгы
Һәм инде берәр төрле җиләк, миндә кура җиләге һәм кумберленд.

Эш барышы да бик тиз:
1. Иң элек камыр әзерлибез: майны эретәбез һәм барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз.
2. Табаны (яисә минем кебек кекс пешерә торган силикон формаларны кулланырга мөмкин) майлыйбыз һәм камырны шуның өстендә генә куллар ярдәмендә җәябез. 
3. Алга таба җиләк-җимешләребезне тигез итеп төзәбез һәм 180° җылылыкта 25-30 минут пешерәбез. 
4. Духовкадан алгач, өстенә крем (каймак + шикәр комы) сылыйбыз. Пирог тагын да тәмлерәк булсын өчен бераз холодильникка куеп алсагыз була. 
5. Һәм хәзер иң мөһим мизгел: бар гаилә белән түгәрәк өстәлгә җыелып, әлеге пирог белән чәй эчәргә. (Чын татарлар гына бит 30° эсседә пешә-пешә кайнар чәй эчә ала!) Тәмле булсын!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев