Сызык
Үт әйләнеп бары яшертен тозакны...
Язам дәфтәремә
Тарих. Конспект. Кызык.
Бар бит буш урын, тик
Алда – кызыл сызык!
Шулай, әйтерсең лә.
Аны узу мөмкин.
Дәрестәге таләп –
Нишлим? Бозмыйм, үтим...
Чыгам мин сәхнәгә
КВН. Бик кызык.
Тик безнең чыгышка
Куялар бер сызык.
Казыйлар бәяли –
Бул түзем, бул җиңел.
Өстәргә көчеңә
Бар - бары тик күңел.
Таләпләр – сызыклар.
Куела күңелгә.
Янабыз, тиз генә
Калабыз күмергә.
Түзәрсең син ничек?
Булса күңел сынык.
Ашыкма, әйтмә, тик
Уйлап тор бер тынып.
Үтү мөмкинме соң?
Шул кыршау сызыкны
Матурлап сора, я
Үт әйләнеп бары
Яшертен тозакны.
Фәрхуллин Әмир, 15 яшь, 9 нчы сыйныф, Кече Кирмән төп мәктәбе
Нет комментариев