Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

"Сникерс" торты рецепты

"Сникерс" торты рецепты

Әйдәгез, "Сникерс" торты пешерәбез.

Кирәк булачак:
Коржлар өчен:
Он - 190 гр
Күкәй - 1 шт
Шикәр комы - 200 гр
Какао порошогы - 45 гр
Көнбагыш мае - 75 мл
Сөт - 75 мл
Яңа кайнаган су - 200 мл
Көпшәкләндергеч - ярты бал калагы


Ганаш өчен:
Каймак (33%) - 180 гр
Шоколад (нинди дә бярый) - 180 гр


Крем өчен:
Кайнатылган куертылган сөт - 380 гр
Сыер мае - 180 гр


Өстәмә:
Арахис чикләвеге - 200 гр
Карамель - 200 гр

Ничек пешерәм:
Берәм-берәм корж өчен дигән һәр ингредиентны салып куша барам, тик суны иң соңыннан гына салып болгатам. Пергамент җәйгән формама әлеге камырны салам. Газ мичендә 170°та 30-40 минут пешерәм. Аннан 3-4 сәгатькә суыткычка куеп алам.
Шул арада крем ясыйм, сыер мае белән кайнатылган куертылган сөтне бергә бутыйм. Һәм ганашны ясыйм. Каймакны җылытам, шоколадны өстим һәм әйбәтләп бутыйм. 
Коржны алам һәм аны 3кә бүләм. Бер катламын куям, өстенә крем сылыйм. Тагын бер коржны куям һәм кабат крем сылыйм. Өстенә карамель сылыйм һәи чикләвекне сибәм. Кабат коржны куям һәм әйбәтләп кремны сылыйм. Ә инде өстенә ганаш агызам һәм бизим.  Менә торт әзер дә!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев