Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Штрудель рецепты

Штрудель рецепты

Штрудель - дөньяда иң киң таралган десертларның берсе. Ул бик юка итеп җәелгән камырга төрелгән эчлектән гыйбарәт. Эчлек, гадәттә, алмадан була.

Кирәк була:
Он - 250 гр тирәсе
Көнбагыш мае - 1,5 зур калак
Су (салкын) - 125 мл
Тоз - ярты чәй калагы
Алма - 200-300 гр
Корица - 1/3 чәй калагы
Бал - 2 кечкенә калак

Эш барышы:
1. Барлык ингредиентларны кушабыз да, камыр басабыз һәм өстенә җылыткан савыт (газ өстендә яисә кайнар су салып җылытырга мөмкин) каплап, 20-30 минутка калдырабыз
2. Эчлеге: алманы вак кисәккә турыйбыз (минем туңдырган җәйге алма) һәм газ өстендә алманы пешерәбез, мин табада кыздырып алдым. Шунда ук шикәр комы, бал, корица салам һәм 5-8 минут тирәсе бутап тотам.
3. Камырны бик нәзек итеп җәябез, 1 мм чамасы. Камыр җиңел, җәергә рәхәт.
4. Эчлегебезне камыр өстенә тигезләп салабыз һәм рулет кебек төрәбез.
5. 180 градуста 30-40 минут пешерәбез
6. Кисәкләргә кисәбез һәм теләсәгез, соус салырга мөмкин (газ өстендә бал белән корицаны эретеп)
7. Йомшак, тәмле штрудель әзер!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев