Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Шәһәргә бару

Шәһәргә бару

Шәһәргә бару кыйссасы

Кичә түгел, өченче көн

Шәһәргә барган идек.

Туган-тумачаларның

Хәлләрен белгән идек.

 

Гаилә белән юлга чыктык,

Машинада барабыз.

Выж да выж узып торалар

Машиналар тыз да быз.

 

Юлыбыз озын, ара ерак,

Барабыз да барабыз.

«Бөкеләр” булган арада

Тукталып та торабыз.

 

Энем бик тә арыган,

Татлы йокыга киткән.

Төшенә дә бит аның

Һаман шул шәһәр кергән.

 

Бара торгач, ниһаять,

Килеп җиттек калага.

Озак кына эзләп йөргәч,

Таптык туганнарны да.

 

Бик кадерле кунак булдык,

Чыктык кичен шәһәргә.

Икенче көнне көндезен

Йөрдек зур кибетләрдә.

 

Зоопаркны, Кремльне,

Тагын бик күп җирләрне

Күреп йөрдек - туймадык.

- Кабат килербез әле, - дип,

Авылыбызга юл алдык.

Метки шигырь

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев