Шоколадлы торт
Шоколадлы торт
Камыры өчен:
230 грамм он
65 грамм какао порошогы
10 грамм разрыхлитель
1 чәй калагы тоз
280 грамм шикәр комы
8 грамм ванилин
2 йомырка
60 грамм сыек май
60 грамм акмай
260 миллилитр сөт
Барысы да бүлмә температурасында булырга тиеш. Барлык ингредиентларны бергә салабыз һәм миксер белән 2-3 минут болгатып алабыз да, 150-160 градуста 50-70 минутка тыгабыз.
Крем өчен (глазурь):
120 грамм шоколад (мин кара белән ясыйм)
120 миллилитр 33% лы каймак.
Каймакны (сливки) әкрен утта җылытабыз һәм шоколадны салып бутыйбыз. Һәм үзегез теләгәнчә бизисез.
Нет комментариев