Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

«Салат»

«Салат»

Булган хәл

Әни­се әй­лә­неп кер­гән ара­да, кеч­ке­нә Ра­сих тә­лин­кә­сен­дә­ге ит­ле ток­мач­ны чәй чо­кы­ры­на ту­ты­рып куй­ган иде.

– Нәр­сә бу? – ди­де әни­се га­җәп­лә­неп.

– Са­лат, – дип авыз ер­ды ма­лай.

– Алай­са, ашый­сың ин­де хә­зер шул са­ла­тың­ны, – ди­де әни­се кы­рыс кы­на.

Ра­сих үзе уй­лап тап­кан «кы­зык»­ның бо­лай тә­мам­ла­ну­ын бө­тен­ләй дә көт­мә­гән иде.

– Аша, аша.

Ма­лай, зур күз­лә­рен ту­ты­рып бер әни­се­нә, бер чо­кыр­да­гы «са­лат»­ка ка­рап куй­ды. Әни­се­нә Ра­сих­ның кы­зы­гы бер дә оша­ма­ган кү­ре­нә, йө­зе ачу­лы. Ә са­лат... Бал­лы чәй­дә йө­зеп йө­рү­че ток­мач ки­сәк­лә­ре­нә ка­рау­га, ма­лай­ның йө­зе авы­зы­на зур бер ли­мон­ны ту­тыр­ган ке­ше­не­ке­нә ох­шап кал­ды. Ал­дын­да­гы бо­ла­мык бер ге­нә дә ап­пе­тит­ны уя­тыр­лык тү­гел иде шул.

– Әйе, әйе, аша са­ла­тың­ны! – әни­се­нең чи­ге­нер­гә исә­бе юк иде ке­бек.

Ма­лай, йө­зен чы­тып, ку­лы­на ка­шы­гын ал­ды. Ка­шык әк­рен ге­нә, чо­кыр­да­гы бо­ла­мык­ны бол­га­та баш­ла­ды: ан­да-мон­да, ас­ка-өс­кә... Лә­кин авыз­га та­ба ба­рыр­га ашык­ма­ды. Әни­лә­ре­нең та­вы­шын ише­теп, Ра­сих­ның абый­сы бе­лән апа­сы да шым бул­ды: әл­лә чын­лап та шул тәм­сез нәр­сә­не аша­та­чак ин­де әни­лә­ре?!

– Уй­нап утыр­ма, әй­дә, аша! – әни­се­нең бо­е­ры­гы ма­лай­ның өме­тен бө­тен­ләй сүн­дер­де. Ул әк­рен ге­нә чо­кыр­да­гы ток­мач­лы ит­не ка­шы­гы­на алып, үтә дә чир­ка­ныч нәр­сә­не күр­гән ке­ше сы­ман, әни­се­нә ка­ра­ды: бәл­ки, ша­я­ра гы­на­дыр?! Бәл­ки, хә­зер кө­леп җи­бә­рер? Әни­се­нең кө­ләр­гә исә­бен­дә дә юк иде.

Эне­се­нең бу га­зап­лы кы­я­фә­тен күр­гән Рә­мис түз­мә­де:

– Ра­сих, әл­лә поч­мак­ка гы­на ба­са­сың­мы соң? – дип куй­ды.

Шул ук миз­гел­дә бу хәл­дән ко­ты­лып ка­лу­ы­на бө­тен­ләй өме­те кал­ма­ган Ра­сих ялт итеп урын­ды­гын­нан си­ке­реп тә тор­ды, поч­мак­ка ба­рып та бас­ты. Ай күр­де, ко­яш ал­ды!

Әни­се авыз ачып бер сүз дә әй­тер­гә өл­гер­ми кал­ды хәт­та.

Поч­мак­ка ка­рап бас­кан Ра­сих­ның шат­лык­тан ерыл­ган авы­зын да күр­мә­де ул.

Ма­лай­ны еш кы­на үзе янын­да кү­рер­гә га­дәт­лән­гән Поч­мак ап­ты­рап куй­ды. Әле­гә ка­дәр ул ма­лай­ны йә ела­ган, йә кем­не­дер үчек­лә­гән кы­я­фәт­тә ге­нә кү­рә иде би­ре­дә. Зур­рак ма­лай бе­лән кыз­ның ни­гә җи­ңел су­лап кую­ын да аң­ла­ма­ды ул. Аш бүл­мә­сен­дә­ге әни­лә­ре­нең ирен чи­те­нә кун­ган ел­маю­ын күр­гәч, бө­тен­ләй га­җәп­лән­де. Кы­зык ин­де бу ке­ше­ләр: гел үз­гә­реп то­ра­лар, аң­лап та өл­ге­рә тор­ган тү­гел.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев