Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Роллы ясыйбыз

Роллы ясыйбыз

Сез роллы, суши ашарга яратасызмы? Менә мин ашарга гына түгел, пешерергә дә яратам. Әйдәгез сезне дә өйрәтәм!

Кирәк булачак:
Дөге - 1 стакан
Су - 1,5 стакан
Дөге уксусы - 2 зур кашык
Тоз - 2 чәй кашыгы
Шикәр комы - 2 зур кашык
Нори - 4 шт
Эреткән сыр "Hochland"
Панировка
Йомырка - 1 шт
Эчлеге үзегездән тора
Минем:
Кыяр - 1 шт
Краб таяучыклары.
Дөгене юабыз һәм газ өстенә әкрен утта пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, капкачын ябып 1 минут пешерәбез һәм сүндерәбез. Уксус, тоз, шикәрне бергә бутыйбыз һәм шуны дөгегә салабыз.
Өстәлгә норины куябыз һәм өстенә дөгене бүлеп салабыз. Кулларны юешләтеп дөгене бөтен җиренә таратабыз. Өстендә 2 см калдырабыз. Эчлегебезне бер рәткә тезәбез, ә сырны нәзек иттереп кондитер пакетыннан салабыз. Төрәбез! Панировка әзерлибез, җәйпәк савытка салабыз. Ә күкәйне туглыйбыз. (Булмаса, ипи яисә батонны духовкада киптереп, мясорубкадан чыгарабыз) Роллыларны башта күкәйдә, ә аннары панировкада тәгәрәтәбез һәм табада кыздырабыз. Тәмле булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев