Кирәк булачак:
Сөт - 125 мл
Он - 320 гр
Шикәр комы - 30 гр
Чүпрә - 7 гр
Сыер мае - 45 гр
Тоз, ванилин әз генә
Йомырка - 1 шт
Көнбагыш мае
Барсын да бергә миксер белән бутыйбыз һәм җылы урынга 30-45 минутка куябыз. Әзер камырны 6-10 миллиметрлы калынлыкта җәябез һәм кисәбез. Махсус кискеч белән, яисә ике төрле савыт белән кисәргә мөмкин. Кисеп бетергәч, табада майны җылытабыз. Кайнар майга берәм-берәм безнең пончикларны салып кыздырабыз. Теләгәнчә бизибез. Мәсәлән, минем кебек ак шоколад эретергә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын.
Пончик пешерәбез
Бүген бик җиңел генә рецепт буенча пончик пешерербез. Телне йотарлык була!
Нет комментариев