Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Оекбаш ротасы

***

Җитмеш алты носки эленеп
Торды безнең ике торбада.
Кайнар мичнең җылыларында
Кипкәндер ул башка чорда да.

Куллар алган, элгән аларны,
Төшмәс итеп элгән кайчандыр.
Әйтерсең лә алар кибеттә
Үз хуҗасын көтеп ятадыр.

Җитмеш алты носки кулларны
Күптән инде эшкә җиктерде — 
Вакыт булып аккан ялларны
Файдалырак итеп үткәрде.

Оекбашлар рота солдат күк, — 
Биш сәгатьтә алар тиз кипте.
Аякларны җылы йөртергә
Гаиләбезгә атнага җитте. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев