Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

"Негр" торты

"Негр" торты

Әтием бу тортны "Негр" торты дип атый, сез дә пешереп карагыз әле.

Кирәк булачак:
Корж өчен:
Сөт - 1 стакан
Күкәй - 2 шт
Көнбагыш мае - ярты стакан
Яңа кайнаган су - 1 стакан
Шикәр комы - 1,5 стакан
Он - 2 стакан
Какао порошогы - 3/4 стакан
Көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы
Сода - ярты бал калагы
Ванилин - 1 бал калагы
Тоз - ярты бал калагы

Крем өчен:
Сөт - ярты стакан
Сыер мае - 120 гр
Шикәр пудрасы - 280 гр
Какао порошогы - ярты стакан.

Корж пешерәбез, бик җиңел. Күкәйне шикәр комы белән миксерда болгатабыз. Көнбагыш мае һәм сөтне кушабыз. Аннан калган коры ингредиентларны иләк аша үткәреп калак белән генә бутыйбыз. 180 градуста газ миченә 40-45 минутка куябыз.
Крем ясыйбыз. Сөтне азрак җылытып, анда какао порошогын эретәбез. Суытабыз һәм йомшартылган сыер маен, шикәр пудрасын салып, миксер белән болгатабыз.
Коржны ничәгә телисез, шулай бүләсез. Мин икегә генә бүлдем. Крем сылап тортыбызны җыябыз, теләгәнчә бизисез һәм торт әзер. Чәйләрегез тәмле булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев