Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Мәктәп...

Әмир Фәрхуллинның яңа шигырьләре.

“Мәктәп – нәрсә ул?”дисәң,

Күңелдән сүзләр чыга:

Зур шпаргалкалы кесәң,

Дурт килограммлы сумка,

 

Парта астында язу,

Андагы “Азат + Алсу”;

Коридор буйлап чабу,

Ул кемгәдер гел уку;

 

Биш алты өй-эшләре,

Көн саен дәресләре,

Кружоклар дөнья булса,

Йөрсәң олимпиадага...

 

Соң кайтасың алардан

Ашыйсың ашык-пошык,

Шуңа өстәлә тагын,

Д/зы төнлә эшләве.

 

Барлык олимпиада

Тик белемле балага...

Укыйм дип килгәннәре

Арада сирәк була.

 

Тикшерүләр бик көчле,

ВПР, контрольный, тест,

Бала ничек әзерләнә?

Шуннан башланачак квест...

 

Укымаганга – авыр,

Өйрәтүче булмаса.

Укыганга да авыр,

Таләпләрне үтәсә.

 

Борчылалар өч яктан

Мәктәп, укучы, әни.

Ничәле булыр билге,

Кайгыралар, валлаһи.

 

Мөгаллимгә эзләргә,

Укучыга түзәргә,

Өйдәге кешеләргә

Сабырлыкка өндәргә.

 

Белем бирү бик авыр,

Таләпләрдә - яңалык.

Укытучы түзем бул -

Гомер буе “янарлык”.


Укытучы

Сыйфат, уку буенча

Мәктәпләр төрле була.

Укытучы башлыча

Укучы күңелен “ача”.

Чынлап килә әйтәсе,

Ул – мәктәпнең нигезе,

Аңа бәйле киләсе,

Буынның киләчәге.

Баланың тәрбияле

Булуы – укытучыдан,

Тырышыннан – белемле,

Ялкаудан комсыз чыккан.

Укучы белсен өчен

Бөтен материалны да,

Укытучы һәркөнне

“Ничегрәк?” дигән уйда.

Кемдер һәркөнне тестлар,

Кемдер параграф бирер.

Кемнәрдер гел бөтенләй

Дәресен телдән бирер.

Кемдер дәрескә төрле

Материал алып килер,

Булса рәсемле, серле,

Балага кызык була.

Интернеттагы ресурс –

Бик күп вакытны ала.

Укытучының эше

Балалар белән бәйле,

Психология белү,

Мөнәсәбәткә бәйле.

Катлаулы белемнәре

Тормышка булышырмы?

Өйрәнәчәк материал

Булсын иде бик җайлы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев