Меренга рулеты пешерү буенча лайфхаклар
Блоглар

Меренга рулеты пешерү буенча лайфхаклар

Бу көннәрдә 210 безе һәм 12 меренга пешердем. Меренга рулеты пешерү буенча 1-2 лайфхак әйтеп үтәсем килә.

• Иң мөһиме, пергамент кәгазе әйбәт булырга тиеш, кыйммәтрәген алыгыз. Әгәр дә противеныгызның размеры туры килми икән, тагын кәгазьне ялгап куярга мөмкин.

• Массабызны җәйгәндә кырыйларда 5-6 см калдырырга. Әгәр күкәйнең агын бутаганда бераз тоз сипсәгез, 2-3 см калдырсагыз да була. Ни өчен калдырырга? Чөнки пешкәндә ул күтәрелә һәм размеры зурая.

• Шикәр эреп бетмәсә, кайгырмагыз. Ул күпчелек очракта эремәскә мөмкин. Результатта шикәр эремәсә дә була, ә күтәргәч калактан төшмәскә тиеш.

• Күкәйнең агы белән сарысын аерганда, ялгыш сарысы аз гына төшсә дә, бөтенләй икенче килеп чыга. Шуңы бу эшне әйбәтләп, ашыкмыйча эшләргә кирәк.

• Шулай ук аны суынгач кына төрергә, ашыксак, ул безнең шиңәчәк. Һәм бердән ул нәзек була, ә икенчедән тыгыз.

 

меренговый рулет меренга рулеты фирүзә ибраһимова кулинария аш-су

Нет комментариев