Күзләр
Блоглар

Күзләр

Әмирнең яңа шигыре.

Таныш булмаган кешегә

Карагач, мин иң элек

Игътибар итәм карашка

Күзләр барсы дамы бер үк?

Серле күзләрнең дөньясы -

Зәңгәр, яшел һәм каралар.

Шат, көләч, усал, алдаучан

Сәламәт, авыру, арганнар.

Күзләргә әни караса,

Белә ул синең халәтне.

Күзләр – күңел көзгесеме?

Читләр сизәме хәлеңне?

Матур, шаян, ачык күзләр,

Алар сибә матур сүзләр.

Яхшы кәеф, хәл турында,

Син булсаң алар янында.

Алар якты кояш кебек:

Алар нур сибә иң элек,

Күңел болытларын ача,

Ә болытлар посып кача.

Кеше күзләре төрлечә,

Төрле хисләр кичергәнгә.

Озак вакыт белсәң генә,

Аңлыйсың аны үзеңчә.

 

Нет комментариев