Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Кояш көлә

Кояш көлә

Шигырьләр

Кояш көлә

Кояш – язның якташыдыр,

Кыштан  тәгәрәп  көлә.

Имеш, кыш өй кыегына

Юкка  сөңгеләр  элә.

 

Имеш, күзен бер кысуга

Эри ич ул сөңгеләр.

Шуңа тамчылар сөенеп

Тып-тып-тып-тып бииләр.

 

Эчен  тотып көлә кояш,

Ауный гына ак  карда.

Ул тәгәрәгән урыннан

Су эчә ала карга.

 

Башындагы зур чиләген

Салып аткан  Кар бабай.

...Эреп ага кышның  көче,

Язныкы шул өр-яңа.

28.02.19.


Вәт!

Минем хәзер  эш хутта,

Тик ятмыйм  бер минут та.

Капчыклап ташыйм “бишле”,

Киереп  йөрим түшне!

 

Һәр язганым – шедевр,

Сөйләгәнем – җирдә бер!

Ясаганым – ялт итә,

Ышанмасаң, ант итәм!

 

Исемем хәзер – Зирәк.

Миндәй акыллы сирәк.

Көндәлегем – горурлык!

Үрнәк  булып торырлык.

 

Борчак  сибә, дисеңме?

Ярар инде,  күпсенмә.

Виртуаль  уенда  мин –

“Ботаник”  ролендә  мин...

27.02.19


 

Шундый була ул дуслык!

 

Елмаясы  килеп тора,

Күзләр шаян көлеп тора,

Түбәң күккә тиеп тора –

Шундый була ул дуслык!

 

Булышасы  килеп тора,

Тырышасы килеп  тора,

Гел яхшыга юраттыра –

Шундый була ул дуслык!

 

Тату бул, дип тыеп тора,

Тарткалашны  оныттыра,

Биеттерә,  җырлаттыра –

Шундый була ул  дуслык!

21.01.19.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев