Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

«Кош сөте» (Птичье молоко) торты

«Кош сөте» (Птичье молоко) торты

«Кош сөте – Птичье молоко» торты ясыйбыз. Фирүзә Ибраһимова тәкъдим итә.

"Птичье молоко" торты өчен кирәк була:
Коржлар өчен:
Күкәй - 3 данә
Шикәр комы - 180 грамм
Он - 130 грамм
Какао порошогы - 2 зур калак
Көпшәкләндергеч - 2 чәй калагы
Кайнаган су - ярты стакан
Суфле өчен:
Каймак (33%лы) - 1 пачка
Күкәй - 3 шт
Шикәр - 170 гр

Иң беренче эш итеп корж пешерәбез. Барлык ингредиентларны кушабыз, миксер белән болгатабыз һәм ахырдан гына суны салып бутыйбыз. 170°та 35 минут газ мичендә пешерәбез.
Ул суынган арада суфле ясыйбыз. Күкәйнең агыннан сарысын аерабыз һәм шикәр һәм миксер белән болгатабыз. Аерым савытта каймакны болгатабыз, аннары икесен бергә бутап корж өстенә салабыз. Суыткычка 1-2 сәгатькә куябыз. Торт әзер! Теләгәнегезчә бизәргә була, чәйләрегез тәмле булсын.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев