Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Әкият бу, димәгез.

Чынмы, әкиятме, укыгач үзегез хәл итәрсез...

Самат, Гата һәм Булат,

Зур гына чана алып,

Менеп киткәннәр тауга,

Яңа карда эз салып.

 

Самат, Гата һәм Булат

Утырганнар чанага,

Төшеп киткәннәр таудан.

Ә чана оча, агай!..

 

Бу өчәүгә карыйлар,

Кызыгып, барлык бала.

Колакларның очында

Җилләр сызгырып кала!

 

Самат, Гата һәм Булат

Туктарга уйламыйлар.

Бу ни?

Тигез юлга чыккач бит

Чаналар дуламыйлар...

 

Ә Самат, Гата, Булат

Шуа да шуа гына.

Җилләр кулы әйләнгән

Чана моторчыгына.

 

Шулай китеп баралар

Өчәүләп бер чанада.

Инде, авылны чыгып,

Шуалар, ди, далада.

 

Ә дала шундый иркен,

Ап-ак кышның оясы.

Кар ята җемелдәшеп –

Чын әкият дөньясы!

 

Әнә тәгәрәп йөри

Кояш та ап-ак карда.

– Кояш түгел, куян ич,

Эзләре таныш бар да...

 

Самат, Гата һәм Булат

Куян ягына таба

Чананы боралар, ди –

Чыелдап ала табан.

 

Куян күрә боларны;

Аптырап, туктап кала:

“Нишләп йөри малайлар,

Монда бит буп-буш дала...”

 

Самат шунда кычкыра:

– Безнең чана туктамый.

Үзебезнең авылга

Илтеп куйчы, аппагым!

 

Куян чабып килүгә,

Чананы тотып ала.

Җебен авызга кабып,

Оча авылга таба.

 

Авылга килеп җиткәч,

Баганага, ди, куян

Чана җебен беркетеп,

Элмәкләп бәйләп куйган.

 

Инде чана да туктый.

Самат, Гата һәм Булат

Куянның ярдәменә

Булалар, ди, бик тә шат.

 

Гата йөгерә өйгә:

Куянга күчтәнәчкә

Алып чыга, ди, ипи,

Күтәреп көчкә-көчкә.

 

Мең кат рәхмәтләр укып,

Сыйлана куян шунда.

Әкият бу, димәгез –

Булгандыр, бәлки, чын да...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев